09.07.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Казан ярминкәсе» Күргәзмә Үзәгендә «Абхазиядән Камчаткага кадәр» күргәзмә-ярминкәсендә эшләде.
Ярминкәдә бөтен Россиядән табигый, экологик чиста фермер продуктлары, шулай ук төрле төбәкләрдән килгән җитештерүчеләр арасында дан тоткан һәм горурланырлык милли продуктлар тәкъдим ителә. Казанлылар сәүдә рәтләрендә Адыгеядан атаклы сырлар, йомшак һәм каты сырлар табачак. Кубан үсемлек мае һәм атланмай тәкъдим ителә. Ысланган һәм аз тозлы балык, шулай ук Камчаткада дан тоткан диңгез продуктлары һәм балык деликатеслары бар.
Краснодар краеннан фермерлар Сочиның кояшлы плантацияләрендә үстерелгән чын кара һәм яшел чәй алып килгәннәр. Сатуларга тау үләннәре, чәчәкләр һәм җиләк-җимеш өстәлгән катнашмалар, алар ярдәмендә эчемлекнең тәме тагын да баетыла. Һәркем үз күңеленә хуш килгәнне сатып алыр, чөнки аларның 25тән артык сорты тәкъдим ителгән.
Дежур тору барышында сатучыларга һәм сатып алучыларга куллану законнары нигезләре, претензияне бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару һ.б. аңлатылды, шулай ук дежурлык барышында килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат булган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.