Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең «кайнар линия» телефонына Әтнә районында яшәүче бер ханым: “Сатып алучы сатучыдан хушбуйның целлофан төрүен ачарга сорарга хокуклымы?”, дип шалтыратты.
РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре нигезендә, сәүдә залына кергәнче парфюмерия-косметика товарлары төргәкләрдә сүтелә, һәр берәмлекнең сыйфаты (тышкы билгеләре буенча) һәм аның турында кирәкле мәгълүмат булуы тикшерелә.
Сатып алучыга одеколон, хушбуй, хуш исле сыеклык белән лакмус кәгазьләре ярдәмендә, җитештерүчеләр тарафыннан тәкъдим ителә торган товар үрнәкләрен, шулай ук сатуда тәкъдим ителә торган товарларның башка үзенчәлекләре һәм характеристикалары белән танышу мөмкинлеге бирелергә тиеш.
Товарларны целлофан яки фирма тасмасы белән төргәкләгәндә, сатып алучыга төргәкнең эчтәлеген аларны сүтү калдыру юлы белән тикшерергә тәкъдим ителергә тиеш. Товарның аэрозольле төрелмәсе сатучы тарафыннан сатып алучы каршында тикшерелә.