Укучыларга кулланучы хокуклары турында

2020 елның 10 июле, җомга

2020 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, «ZOOM» платформасы ярдәмендә, Татарстан Республикасы Әтнә районы Бәрәзә гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен мәктәп укытучылары катнашында дистанцион дәрес үткәрде.

Балалар кулланучыларның хокуклары белән таныштылар, шул исәптән сыйфатсыз товар сатып алган очракта яки хезмәт күрсәтүчегә нинди таләпләр куя алалар, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү (эшләр башкару) аркасында; яраклылык вакыты чыккан товар сатылганда, ишекне сыйфатсыз урнаштырганда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белделәр. Аңлатмалар территориаль орган практикасында каралган мөрәҗәгатьләр мисалында бирелде.

Балалар үзләре яки әти-әниләре белән булган, үз хокукларын ничек якларга тырышулары турында актив сөйләделәр. Балаларга, үз хокукларын мөстәкыйль якларга омтылып, нинди хаталарга юл куйганнарын аңлаттылар. Әлеге чара слайдлар белән үрелеп барды.

«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына, «Кулланучылар хокукларын яклау» порталында Олимпиада турында мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук территориаль органга мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатылды, элемтә өчен мәгълүматлар әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International