Кондиционер - ул махсус җайланма, аның функциясенә бинадагы һава температурасын көйләү һәм бер дәрәҗәдә тоту керә. Көнкүрештә кондиционерлар ешрак елның эссе вакытында бина эчендәге һава температурасын киметү өчен кулланыла.
Кондиционерларның түбәндәге төрләрен карарбыз.
Диварга беркетелә торган сплит-системалары.
Фатирлар, коттеджлар һәм теләсә нинди башка торак биналар өчен.
Дивар сплит-системасы - иң популяр һәм универсаль кондиционерлар тибы. Ул эченә диварга беркетелә торган эчке блоктан һәм бина фасадында тышкы яктанурнаштылыра торган блоктан тора.
Кассеталы кондиционерлар.
Коттеджлар, зур бүлмәләр һәм теләсә нинди иркен биналарда кулланыла.
Һава агымын дүрт юнәлеш буенча бүлү хисабына бу төр һаваны тиз һәм тигез итеп суыта яки җылыта.
Мобиль кондиционерлар.
Бакча йортлары һәм зур булмаган биналар өчен сплит-система урнаштыру мөмкинлеге юк.
Мобиль кондиционерларны мөстәкыйль рәвештә урнаштырырга була. Аны тиешле урында идәнгә урнаштырырга һәм форточка аша яки дивардагы сыгылмалы һава үткәргече аша чыгару да җитә.
Сыйфатсыз кондиционер сатып алган очракта кулланучыга нишләргә соң?
Кондиционерлар техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керә (РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары белән расланган).
"Кулланучылар хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының 18 статьясы нигезендә, техник яктан катлаулы товарга карата кулланучы, кондиционерда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм шундый товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә яки аны шушы ук маркадагы (модель, артикул) товарга яки башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыру турында таләп куярга хокуклы. Кулланучыга товарны тапшырганнан соң 15 көн вакыт узгач, әлеге таләпләр түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш:
* товарның җитешсезлеген ачыклау;
* товарның җитешсезлекләрен бетерү сроклары бозылу;
• гарантия срогының һәр ел дәвамында, гомумән алганда, утыз көннән артык вакыт эчендә, аның төрле кимчелекләрен берничә тапкыр бетерү нәтиҗәсендә, товардан файдалану мөмкинлеге булмау.
Сатучы (җитештерүче), кулланучыдан сыйфатсыз товарны кабул итәргә һәм кирәк булган очракта товарның сыйфатын тикшерү уздырырга тиеш. Кулланучы товарның сыйфатын тикшерүдә катнашырга хокуклы.
Товарда кимчелекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс чыккан очракта, сатучы (җитештерүче) товарга үз хисабына экспертиза үткәрергә тиеш. Кулланучы товарга экспертиза үткәргәндә катнашырга һәм аның нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта мондый экспертиза бәяләмәсен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә хокуклы.
Әгәр товарга экспертиза ясау нәтиҗәсендә җитешсезлекләрнең сатучы (җитештерүче) җавап бирми торган шартлар аркасында килеп чыгуы ачыкланса, кулланучы сатучыга (җитештерүчегә), экспертиза үткәрү чыгымнарын, шулай ук аны үткәрүгә бәйле чыгымнарны капларга тиеш.