Белгечләр сыра продукциясен сату белән шөгыльләнүче сәүдә объектларын карап чыктылар

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

10 июльдә Сарман муниципаль районы территориясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәре «Белый Кремль» сыра кайнату заводы вәкиле белән берлектә, Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне алга таба этәрү максатыннан, сыра продукциясе сату белән шөгыльләнүче сәүдә объектларында булды. Хезмәткәрләр «Белый Кремль» сыра продукциясен сатуда нинди проблемалар булуын белделәр, әлеге товарның ассортименты турында сөйләштеләр. “Республикада рекламалана торган җирле сыра продукциясе кимемәс дигән өмет бар”, - дип билгеләп үтә белгечләр. Исегезгә төшерәбез, «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт дәрәҗәсендә җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында» № 171-ФЗ Федераль закон нигезендә, хосусый эшмәкәрләр сыра һәм эчемлекләрне ваклап сату хокукына ия. Ә сыраны чикләүләрсез генә җитештерү һәм сату өчен компанияне рәсми рәвештә теркәргә кирәк. Шулай ук сыра сатуда законда билгеләнгән тыюларны, вакытны һәм сатып алучылар даирәсен дә исәпкә алырга кирәк. Сәүдә объектларында тиешле контрольне тәэмин итү буенча киңәшләр бирелде.

Шулай ук очрашулар барышында район халкын социаль әһәмияткә ия булган товарлар белән тәэмин итү, бәяләрдән файдалану мөмкинлеге, товарларның иминлеге һәм кулланучылар базарын товарлар белән тәэмин итү буенча агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International