Кулланучы мөрәҗәгате буенча кибеттә сатучы белән әңгәмә үткәрелде

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Кулланучы Яшел Үзән шәһәренең «Фасоль» кибетендә шоколад сатып алырга булган. Шоколад сәүдә залында акция буенча сатылганы күрсәтелгән булса, кассада исәпләгәндә, бәясе акциясез икәлеге ачыклана. Сатучыга бәяләрнең туры килмәве турында аңлатуны сорап мөрәҗәгать иткәндә, кулланучы төксе формада җавап алган. Шуннан соң сатып алучы зарлар һәм тәкъдимнәр китабын сораган, ләкин сатучы китапны бирүдән баш тарткан. Килеп туган хәлне аңлату өчен кулланучы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә консультация сорап мөрәҗәгать итәргә карар кылды. Шул ук көнне бүлек белгечләре РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләренең 8,11 п.п. турында сатучы белән әңгәмә үткәрү өчен урынга чыктылар. Мөрәҗәгатьне карап тикшерү кулланучы катнашында узды, ул кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләне хәл итүдән канәгать калуын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International