Линолеум сайлаганда киңәшләр

14 июль 2020 ел., сишәмбе

Линолеум - ул идән өчен уңайлы катлам, аны  ул ныклыгы, тузан һәм суга чыдамлылыгы өчен бәялиләр, ул җиңел юыла һәм дымны яхшы сеңдерә.

Метражлап җибәрелә торган бизәкләү материалы буларак, сыйфатлы линолеум кире кайтарылырга тиеш түгел, шуңа күрә аны сатып алыр алдыннан, каплана торган мәйданы, рәсеме һәм үзлекләре турында мәгълүматны исәпкә алып, үлчәүләрне дөрес башкарырга кирәк.

Линолеум берничә төрле була, материалына, җитештерүчесенә карап аның бәясе дә төрле була. Линолеум, нигездә, потенциаль куркыныч булган янучы материаллардан әзерләнә, шуңа күрә аңа янгын куркынычсызлыгы сертификаты мәҗбүри рәвештә рәсмиләштерелергә тиеш. Линолеумга сертификация документларының калган төрләре мәҗбүри түгел.

Линолеум сатып алыр алдыннан җитештерүче тарафыннан кулланылган химик матдәләр һәм материаллар исемлегенә игътибар итәргә кирәк.

Линолеум рулон киңлеге һәм озынлыгы, линолеум калынлыгы, югары саклагыч катлам калынлыгы, хезмәт итү вакыты белән характерлана. Линолеумның нинди ГОСТ яки ТУ буенча әзерләнүе турында мәгълүматны товарны озатучы маркировкада карарга мөмкин.

Катламның чыдамлыгы мөһим, ягъни югары катлам калынрак булган саен, линолеумның хезмәт итү вакыты озынрак була. Кухняда, коридорда яки бүлмәдә нинди линолеум урнаштырырга дигән сорау килеп туган очракта, идән катламнарының махсус Европа классификациясе бар, ул шулай ук Россиядә дә кулланыла. Әлеге классификация нигезендә барлык биналар да өч типка бүленгән. 2 сан белән торак бүлмәләре, 3 – офис, 4 - җитештерү биналары билгеләнә. Шулай ук йөкләнешнең дәрәҗәсен билгеләргә мөмкин: 4 - бик югары, 3 – югары, 2 – уртача, 1 - түбән. Ике саннан торган комбинация белән идән катламының классын билгелиләр. Мәсәлән, 22 - уртача йөкләнешле  торак бина, 33 - югары йөкләнешле офис бинасы һ. б.

Линолеум сатып алган вакытта сатучыдан әлеге товар турында мәгълүматны таләп итәргә һәм укырга кирәк. Кулланучыга тулы һәм дөрес мәгълүмат алу хокукын «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы гарантияли.

Линолеумда җитештерүче характерындагы җитешсезлекләрне ачыклаган очракта югарыда күрсәтелгән Законның 18 статьясына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул акчаны кире кайтарырга яки товарны алыштырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International