Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Максатлары һәм бурычлары
Ведомство җитәкчелеге
Территориаль бүлекчәләр
Ведомствога караган оешма
Тарих
Дегустация комиссиясе
Эшчәнлек
Сыраны маркировкалау буенча Эксперимент
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (БДАМС)
Сынап карау лабораториясе
Дәүләт контрольлеге бүлеге
Декларацияләү
Дәүләт хезмәтләре
Бәяләр мониторингы
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе
Халык контроле
ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯ
Ситуацион үзәк
Мәгълүмати материаллар
ДОКУМЕНТЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану турында мәгълүмат
Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында белешмәлек
Монополиягә каршы комплаенс
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Элемтәләр
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ММЧ язмалары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын төрле җирләргә җибәрү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә анализ
Норматив хокукый база
Файдалы сылтамалар
Түләүсез күрсәтелә торган юридик ярдәм
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
Бүген – аракы “туган” көн
2013 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген рус аракысының рәсми булмаган, әмма инде гадәткә кергән “туган көне”. Аракы “туган” көнне билгеләүгә сәбәп 1865 елның
31 гыйнварында
барлыкка килә. Бу көнне Петербургта
Д.И.Менделеев
“Спиртны су белән кушу турында” дигән атаклы докторлык диссертациясен яклый.
Әйтергә кирәк, Менделеевның аракыга карата “аталык” мөнәсәбәте хәмернең барлыкка килүенә бәйле риваятьләрнең берсе генә. Тик, ничек кенә булмасын, галимнең хезмәтләре, шул исәптән телгә алып үтелгән диссертациясе нигезләмәләре соңыннан аракы җитештерүдә файдаланыла.
Менделеев иң шәп (идеаль) аракының 40 градуслы булырга тиешлеген раслый. Баксаң, фәкать бу очракта гына аракыны төрле катнашмалардан, бигрәк тә аракы майларыннан иң югары дәрәҗәдә чистартып була икән. Спирт күләме зуррак булганда, чит катнашмалар шуның кадәр эри, хәтта аларны бернинди фильтр белән дә “тотып”калып булмый. Моннан тыш 40 градуслы аракы гына бик тонык, үтә күренмәле була. Менделеев та, “аракы үтә күренмәле һәм төссез булырга, үзенә хас җиңелчә генә искә һәм спирт тәменә ия булырга тиеш”, дип язган бит. Бер литр спиртка литр ярым су кушып, “дөрес” аракы ясарга була, дигән фикер дөреслеккә туры килми шул. Дөрес пропорция өчен молекулалар нисбәтен сакларга кирәк: бер спирт молекуласына өч су молекуласы туры килергә тиеш. “Аракы” термины һәм сәүдәдәге атамасы үзенең бүгенге мәгънәсенә (чистартылган этанолның судагы эремәсе) беренче тапкыр
СССР
да 1936 елда
ГОСТ
кабул ителгәч ия була. Моңа кадәр “аракы” сүзенең (рус телендә якынча
XIV-XVгасырларда
барлыкка килә) төгәл генә мәгънәсе булмый. Ул чагында гадәттә зур градуслы хәмергә салып төнәтелгән үләннәр, тамыр яки җиләкләр төнәтмәсе “аракы” дип аталып йөртелә.
Шул рәвешле аракы тарихында “аракы” сүзенең тарихын (ягъни аның
килеп чыгышын
), шушы исемдәге бүгенге эчемлек тарихын һәм аны
җитештерү технологиясен
аерым карарга кирәк.
Россиянең рәсми документында “аракы” сүзе беренче тапкыр
1751 елның 8 июнендә
әби патша
Елизавета I
нең “Кому дозволено иметь кубы для двоения водок” дигән указында пәйда була. Әмма әле шушы указдан соң да аракы сәүдә ведомостьлары һәм дәүләт актларында озак вакытлар буе “горячее, простое, столовое вино”, “пенник”, “полугар” яки “самогон” дип аталып йөртелә.
Чын мәгънәсендә аракы җитештерү мәшәкате коньяк яки элита сортлы вискиныкыннан ким түгел. Югары сыйфатлы аракы спирты-ректификат ясауда рус аракысы өчен мәҗбүри булып торган арыштан гына түгел, башка ашлык чималы – солы, бодай, арпа һәм карабодайдан да файдаланыла. Ә аларның нисбәте әлеге эчемлекне җитештерә торган теләсә кайсы фирманың иң зур серләреннән берсе булып тора. Аракы җитештерүдә спиртның әйбәтлеге генә җитми, суның да “дөрес” булуы кирәк. Җитди җитештерүчеләр моны инде күптән аңлап, файдаланыла торган суның сафлыгын, тәмен катгый контрольдә тота, максималь дәрәҗәдә чиста су – әйтик, артезиан коелары, тау чыганаклары һәм тыюлык зоналарындагы чишмәләр, хәтта айсберг суларын кулланырга тырыша. Мондый саф суны да алар өстәмә рәвештә берничә тапкыр чистарта әле: тондыра, елга һәм кварц комы аша үткәрә, махсус аэрация уздыра. Көнбатышның күп кенә җитештерүчеләре дистилляцияләнгән су куллана. Әмма безнең экспертлар моның дөреслегенә шикләнә. Эш шунда: дистилляцияләгәндә, суның тәме генә түгел, организмыбызның матдәләр алмашында зур роль уйный торган кальций, натрий, башка металл тозлары да юкка чыга. Дистилляцияләнгән су нигезендә әзерләнгән аракыдан кешенең күбрәк махмырлавы билгеле.
Шул ук вакытта махмыр төшү-төшмәү аракы сыйфатына гына түгел, аны дөрес итеп куллана белү-белмәүгә дә бәйле. Кәеф-рухыгыз күтәренке булып, “дөрес” кабымлык белән сыйфатлы аракы эчсәгез, икенче көнне махмырдан интегү дигән әйбер сезне урап узачак. Киресенчә булганда, баш авырту, укшыту, авыз кибүдән интегү, көчле ут яктысыннан, тавыштан курку кебек билгеләрдән котылып булмаячак. Хәтта көзән җыеру, галлюцинация очраклары да күзәтелергә мөмкин.
Янәсе, этикет нормалары коньяк һәм виски, джин һәм шампан, коллекция шәраблары һәм кыйммәтле ликерлар өчен генә, ә аракыны теләсә ничек эчеп була, дигәнрәк фикер ишетергә туры килгәли. Чынында бу алай түгел. Эчкәнче, аракыны башта 8-10 градуска кадәр суытырга кирәк. Чәркәдәге аракыны бер йотуда эчеп бетерү этикетка туры килми, аны аз гына йотып эчү шарт. Аракыга су, тоник яки содовая кушмыйлар, шулай ук боз салу да киңәш ителми. Бокал, фужер яки сырлы стаканнарга түгел, бәлки күп дигәндә 50 мл сыешлы чәркәгә салып кына эчәргә кирәк.
Аракы – бик шәп кабымлык таләп итә торган иң “талымлы” эчемлекләрнең берсе. Аның өчен гадәттәге салкын һәм кайнар кабымлыклар – тозлы кыяр, кәбестә, помидор, эченә фарш тутырылган баклажан, селедка, тозлы килька, тозлы яки маринадланган гөмбә, винегрет, пешкән бәрәңге, пилмән, койка әйбәт.
Аракыга каршы төп дәлил – аның организм өчен зарарлы булуы. Теләсә нәрсәне чамадан тыш куллану юньлегә илтмәгән шикелле, чынында спиртлы эчемлекне чамадан тыш куллану гына зарарлы.
Ә менә ялган аракы, ягъни суррогат халыкның сәламәтлегенә һәм аракы имиджына “сугучы” чын дошман. Тәүлек әйләнәсендә эшли торган минимаркетларда, “рюмочная”ларда очсыз бәядән сатыла торган аракыга исегез китмәсен берүк, диюебез бу.
Ялган аракыга тап булмас өчен спиртлы эчемлекләрне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан бирелгән тиешле лицензияләргә ия булучы кибетләрдә генә сатып алырга кирәк. Кибетләрдә лицензия күчермәләре күренеп торган урыннарда мәгълүмати стендларга эленә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
апрель, 2024 ел
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Молочные» сосискаларын дегустацияләү булды
Бүгенге дегустация һәм куллану үзлекләрен бәяләү өчен базарда иң күп тәкъдим ителгән һәм популяр булган «Молочные» сосискалары сайланды, бу сосискалар ГОСТ таләпләренә туры китереп эшләнгән, аларның составы катгый регламентташтырылган.
Кулланучыга бәхәсле хәлне чишү тәртибе турында киңәш бирделәр
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз тиешенчә сыйфатсыз товарны экспертизалау тәртибен аңлатуны сорап телефон аша мөрәҗәгать итте. Бу сорау, ноутбук сатып алганнан соң бер ай узгач, кимчелекләр барлыкка килү сәбәпле туа, һәм кулланучы сатучыдан аларны бетерүне таләп иткән. Әмма кулланучы белән сатучы арасында кимчелекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәсле хәл килеп чыккан. Сатучы товардагы кимчелекләр товарны сатып алучыга тапшырганнан соң, ягъни аның гаебе аркасында барлыкка килгән дип раслый. Кулланучы моның белән риза түгел.
Хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар үткәрелде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү максатларында даими рәвештә Казан шәһәренең сәүдә, мәгариф һәм мәдәни объектларында һәм Татарстан Республикасының ведомство карамагындагы муниципаль районнарында семинарлар үткәрелә.
Казан шәһәренең сәүдә мәйданчыкларында кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар уздырылды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Уңыш» сәүдә комплексында хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз