Кояштан саклаучы күзлекләрне ничек сайларга?

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Кояштан саклаучы күзлекләр сатып алганда иң мөһим кагыйдәне истә тотыгыз – бу модалы аксессуар гына түгел, ә күзләрне  ультрашәмәхә нурланыштан саклаучы кирәкле предмет.

Кешене ультрашәмәхә нурланышы йогынтысыннан меланин пигменты яклый. Еллар узу белән ул азая бара, шуңа күрә күзләргә өстәмә яклау кирәк. Косметологлар кояштан саклаучы күзлек кияргә киңәш итә,чөнки алар кояшта пешүдән һәм күзләр тирәсендә мимик җыерчыклар барлыкка килүдән саклый.

Кояштан саклаучы күзлек сайлаганда, аның уңайлы булуына инаныгыз. Күзлек йөзегездә яхшы утырырга тиеш, һәр вакыт төзәтеп торырга кирәк булса, ул сезгә туры килми, моннан тыш, күзлек борын һәм чигәне кысып торырга тиеш түгел. Югыйсә, мондый күзлектән файдалану вакытлар узу белән чын газапка әйләнергә мөмкин.

Әгәр сезгә автомобиль йөртергә туры килә икән, иң яхшысы - пластик пыяладан эшләнгән күзлек сайларга киңәш итәбез.  Чөнки алар юл-транспорт һәлакәтләре вакытында куркынычсызрак.

Күзлекнең төсле линзалысын сайлаганда, нинди эшчәнлек төре белән  шөгыльләнәчәгегезне белергә кирәк. Гомумән алганда, күзләр өчен иң уңайлы төс булып көрән төс санала. Соры Һәм яшел линзалар предмет төсләрен  бары тик җиңелчә генә үзгәртә.

Начар яктыртылган юлда автомобиль йөртергә кирәк булган очракта, катлаулы һава шартларында һәм таң аткан вакытта, автомобильчеләргә сары линзалы күзлек кияргә киңәш ителә.

Кояштан саклаучы күзлекләр ультрашәмәхә нурланыштан – күренеп торган һәм рентген нурланышлары арасында спектраль өлкәне биләп торган электромагнит нурланыштан яклауны тәэмин итәргә тиеш.

Кулланучыга кояштан саклаучы яклау линзаларның интенсив буявы ультрафиолеттан саклауга гарантия бирмәвен игътибарга алырга кирәк.

Әгәр дә сезгә күзне чагылдыру аркасында күңелсез хәлгә очрарга туры килгән булса,  поляризацион линзалы күзлек сатып алыгыз.

Мондый күзлекләрнең поляризацион фильтры комачаулый торган чаткыларны булдырмый.  

Әгәр дә сез сыйфатсыз күзлек сатып алган булсагыз, нишләргә?

"Кулланучылар хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының 18 статьясы нигезендә, кулланучы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сатучы тарафыннан сөйләшелмәгән очракта, үз теләге белән түбәндәгеләргә хокуклы:

• шул ук маркалы товарга (шул ук модель һәм (яки) артикул) алыштыруны таләп итәргә;

• сатып алу бәясен тиешле яңадан исәпләү белән башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыруны таләп итү;

• сатып алу бәясен киметүне таләп итәргә;

• товарның җитешсезлекләрен кичекмәстән бетерүне яки кулланучы яисә өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын каплауны таләп итәргә;

• сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә. Кулланучы сатучы таләбе буенча һәм аның хисабына кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш.

Шул ук вакытта кулланучы шулай ук сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Югалтулар кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен әлеге Законда билгеләнгән срокларда кайтарыла.

Сез сайлаган күзлек нинди генә сыйфатлы булса да, сез үзегезгә ошамыйсыз икән, аны кулланмаячаксыз.  Кояштан саклаучы күзлек сайлаганда үзегезнең шәхси үзенчәлекләрегезне исәпкә алырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International