Бүлмә гөлләре үзләренең төп функциясен башкаралар: кешеләргә шатлык бүләк итәләр, аларга сәламәт булырга, димәк, яхшырак эшләргә, зуррак уңышларга ирешергә булыша.
Торакны тере үсемлекләр белән бизәү традициясе күптәннән барлыкка килгән. Дөрес итеп сайлаганда һәм аларны дөрес итеп тәрбияләгәндә, бүлмә гөлләре интерьерга матурлык һәм үзенчәлек бирә. Тере үсемлекләр микроклиматны йомшарта, өйдә уңайлылык тудыра һәм кеше психикасына уңай йогынты ясый. Бүлмә гөлләре үстерү - мавыктыргыч хобби да. Берәүләр сирәк үсемлекләр коллекциясен җыя, икенчеләре – билгеле бер төр үсемлекләр белән мавыга. Бүлмә үсемлекләре арасында агулылары да бар.
Әгәр кулланучы сыйфатсыз үсемлек сатып алса, аңа товар турында тиешле мәгълүмат бирмәгән очракта, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының 7 статьясы (алга таба - Закон) нигезендә, кулланучы аны куллану, саклау, транспортлау һәм утильләштерү шартларында товарның кулланучының гомере, сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булуына, шулай ук кулланучының мөлкәтенә зыян китермәвенә хокуклы.
Законның 18 статьясы нигезендә, кулланучы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, әгәр алар сатучы тарафыннан әйтелмәгән булса, үз теләге белән түбәндәгеләргә хокуклы:
— шул ук маркадагы (шул ук модель һәм (яки) артикул) товарыга алмаштыруны таләп итәргә;
— башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыруны таләп итәргә;
— сатып алу бәясен киметүне таләп итәргә;
— товарның җитешсезлекләрен кичекмәстән бетерүне яки кулланучы яисә өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын каплауны таләп итәргә;
— сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә. Шул ук вакытта кулланучы шулай ук сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы.
Сатучы сыйфатсыз товар сатып алган кулланучының таләпләрен ирекле рәвештә канәгатьләндермәсә, кулланучы үзенең бозылган хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен суд органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.