Кулланучылар белемен арттыру максатларында

2020 елның 17 июле, җомга

2020 елның 15 июлендә Теләче районы Олы Мәтәскә авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Халыкны кабул итү турында алдан белдерүләр аша хәбәр иттеләр.

Әлеге чарада якын-тирә авыллардан килгән гражданнар катнашты. Нигездә, сораулар сәүдә өлкәсенә, аерым алганда: техник яктан катлаулы сыйфатлы товарлар сатып алуга, сыйфатсыз аяк киемен алыштыру таләпләре кую сроклары, тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару һ.б. кагылышлы иде.

Шулай ук, катнашучыларга сатып алулар вакытында товар турында мәгълүматны җентекләп өйрәнергә, эшләү датасына, яраклылык вакытына, саклау шартларына аерым игътибар бирергә тәкъдим ителде. Коррупциягә каршы юнәлештәге өстәмә мәгълүмат бирелде.

Чара кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча буклетлар тарату белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International