Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре катнашында 2020 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында кулланучылар өчен чаралар комплексы үткәрде. Чара кысаларында Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында авыл халкы белән очрашу булды, авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар – укулар үткәрелде. Кулланучылар өчен консультация өстәле эшләде. «Азалия» кибетендә семинар-укулар, «Алып Хан» сәүдә йортында дежурлык үткәрелде. Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «КФҮ» ДБУдә консультация өстәле эшеннән соң пенсионерлар һәм инвалидлар өчен балалар иҗат йорты бинасында лекция–әңгәмә узды.
Чара коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә кертелгән саклык чараларын үтәү белән узды.
Чараларның максаты - кулланучылар хокукларын яклау һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый грамоталылыгын һәм хәбәрдарлыгын арттыру, кулланучылар хокукларын яклау турында закон таләпләрен үтәү.
Чаралар үткәрү барышында кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре, «Коррупциягә каршы тору турында» 25.12.2008 ел, № 273-ФЗ Федераль закон аңлатылды. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында сорауларга тулы җаваплар бирелде.
Кулланучыларга танышу өчен буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.