Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданның мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Чистай районының Зур урап узучы юлында урнашкан кафега барып кайттылар.
Тикшерү чаралары барышында шәхси эшмәкәрдә бер нинди дә документлары булмаган 6 төр сыра һәм сыра эчемлекләре ачыкланган. Гамәлдәге законнар нигезендә хуҗалык итүче субъекттан 20 литр күләмендә алкогольле продукция тартып алынды. Моннан тыш, әлеге хосусый эшмәкәр БДАМСта алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибен боза һәм сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату күләме турында декларацияләр тапшырмый.
Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү бара.