Арча муниципаль районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

2020 елның 23 июлендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында 2020 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Комиссия эшендә шулай ук Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәсүл Мөхәррәмов, Арча муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге җитәкчесе Гүзәл Галимуллина, Арча муниципаль районы Советының юридик мәсьәләләр бүлеге баш белгече Ләйсән Сәгыйтова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ГЭБ һәм ПК оператив вәкиле Алмаз Галәветдинов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров, Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге начальнигы, өлкән суд приставы Алмаз Лотфуллин, Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров, «Алкоторг» ҖЧҖ һәм аерым хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты.

Комиссия тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралды::

- 2020 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча сәүдә объектлары һәм авыл җирлекләре киселешендә, Татарстан Республикасында җитештерелгән аракы, шул исәптән аракы һәм алкогольле продукцияне сату күләмнәрен анализлау;

- Татарстан Республикасында җитештерелә торган алкогольле продукция, шул исәптән аракы һәм сыра сату күләмнәрен арттыру турында;

- алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафлар түләтү эше турында;

- алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча эш турында;

- "Халык контроле" системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр турында мәгълүмат;

- кулланучылар хокукларын яклау буенча башкарма комитет тарафыннан башкарыла торган эш турында.

Коллегиаль фикер алышу барышында түбәндәге карарлар кабул ителде: алкоголь базарындагы хәлне яхшырту максатыннан, алкоголь базары торышына даими анализ ясау; хокук саклау һәм контрольлек итүче органнарның, район башкарма комитетының Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базарлардагы хәлне бәяләү индикаторларын яхшырту буенча үзара хезмәттәшлеген көчәйтү; алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау эшен көчәйтү һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International