Хуҗалык итүче субъект ике елга дисквалификация рәвешендә җаваплылыкка тартылган

2020 елның 24 июле, җомга

2020 елның мартында Нурлатта кальян кафесында полиция хезмәткәрләре тарафыннан товар-транспорт накладнойларыннан һәм тиешле сертификатлардан башка тугыз литр күләмендә маркировкаланмаган алкогольле продукция саклау факты ачыкланды. Тикшерү материаллары һәм алынган алкогольле продукция Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына тапшырылды. Административ тикшерү барышында хуҗалык итүче субъектның БДАМСка тоташтырылмавы һәм сәүдә ноктасында алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булмау ачыкланды. Шуңа бәйле рәвештә берьюлы берничә статья буенча административ җаваплылык турында беркетмәләр төзелде. Тикшерү материаллары Арбитраж һәм җәмәгать судларында карап тикшерелде, ике статья буенча карар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан чыгарылды.

Арбитраж судында материалны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча индивидуаль эшкуарга ике елга дисквалификация рәвешендә җәза билгеләп, административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул ителде.

Җәмәгать суды карары буенча хуҗалык итүче субъектка 10 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.

Алынган алкогольле продукция Арбитраж суды карары буенча юкка чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International