Менделеевскида координация Советы утырышы узды

2020 елның 24 июле, җомга

2020 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ямалеева Е.И. рәислегендә алкоголь базарындагы хәлләрне җайга салу буенча координацион Совет утырышы узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Россия эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге, Икътисад, Сәнәгать һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлеге, Менделеевск районы Башкарма комитетының сәүдә бүлеге, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре, шулай ук алкогольле продукцияне сатучы оешмалар җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр катнашты.

Утырышта 2020 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча алкоголь базарының торышы, күчмә сәүдә, районның сәүдә объектларына алкогольле продукция китерү, кертелә торган алкогольле продукцияне сату, вәкаләтле киңлекне саклау һәм башка мәсьәләләр каралды. Эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Мөһим проблемалы моментлар һәм аларны хәл итүнең мөмкин юллары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International