Сатучы сатып алучыдан алкогольле продукция сатып алган вакытта паспортын күрсәтүне таләп итә аламы? Мондый сорау белән сәүдә объектлары җитәкчеләре дә, Алабуга халкы да еш мөрәҗәгать итә.
«Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында» 22.11.1995 ел, № 171-ФЗ Федераль закон нигезендә, балигъ булмаганнарга алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми.
Шулай итеп, сатучы балигъ булмаганнарга алкогольле продукцияне сатарга хокуклы түгел һәм әлеге затларга алкогольле продукцияне сату-алу килешүен төзегәндә баш тартырга хокуклы. Сатучының әлеге сатып алучының балигълыкка ирешүдә шикләре туса, ул сатып алучыдан шәхесен раслаучы документ (шул исәптән чит ил гражданинының яки Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган затның шәхесен таныклаучы документ) һәм әлеге сатып алучының яшен билгеләргә мөмкинлек бирүче документны таләп итәргә хокуклы.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2017 елның 31 маенда кабул ителгән 1728 номерлы «Шәхесне раслаучы һәм алкогольле продукцияне сатып алучының яшен билгеләргә мөмкинлек бирүче документлар исемлеген раслау турында» боерыгы нигезендә, сатучының бу сатып алучының балигъ булмаганга ирешүендә шик туганда тхбәндәге документларның берсен таләп итәргә хокуклы:
1. Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе гражданы шәхесен раслаучы Россия Федерациясе гражданы паспорты.
2. Россия Федерациясе территориясеннән читтә Россия Федерациясе гражданы шәхесен раслаучы Россия Федерациясе гражданы паспорты.
3. Россия Федерациясе гражданины шәхесен раслаучы вакытлыча таныклык.
4. Диңгезченең шәхси таныклыгы.
5. Россия Федерациясе гражданинының дипломатик паспорты.
6. Россия Федерациясе гражданинының хезмәт паспорты.
7. Россия Федерациясе хәрби хезмәткәренең шәхесе таныклыгы яисә гражданинның хәрби билеты.
8. Чит ил гражданы паспорты (дипломатик, хезмәт, гадәти) яисә шәхесен таныклаучы башка документ.
9. Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган затның яшәүгә рөхсәте.
10. Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган затның вакытлыча яшәүгә рөхсәт.
11. Качак таныклыгы.
12. Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча сыену урыны бирү турында таныклык.
13. Машина йөртү таныклыгы.