Яшел Үзән территориаль органы белгечләре тиешле документлары булмаган 30 литр күләмендә алкогольле продукцияне ачыклады

2020 елның 24 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданин мөрәҗәгате буенча административ тикшерү кысаларында Тәтеш районында урнашкан сәүдә объектына барып кайттылар. Тикшерү чаралары барышында шәхси эшмәкәрнең сәүдә объекты склад бинасында федераль закон белән билгеләнгән һәм тиешле лицензиясез генә, аларның җитештерү һәм әйләнешенең легальлеген раслаучы документлардан башка  30 л күләмендә маркировкаланган алкогольле продукция (төрле күләмдә аракы һәм шәраб) булуы ачыкланды. Эшмәкәр әлеге фактны  кызының чыгарылыш кичәсенә дип «Бристоль» кибетеннән сатып алып саклауга куюы турында аңлатты. Барлык алкогольле продукция тартып алынды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы складына чыгарылды.

Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International