2020 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешне контрольдә тоту буенча чаралар үткәрү барышында Алексеевск районының ике сәүдә объектында алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклады. Кибет сатучылар тыелган сәгатьләрдә, нәкъ менә 10 сәгатькә кадәр гражданнарга сыра саттылар.
Кибетләрдә эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәрләр алкогольле продукцияне сату шартларын чикләүне тәэмин итмәгәннәр һәм «Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында» 22.11.1995 ел, № 171-ФЗ Федераль законның 16 статьясын бозганнар.
Хәзерге вакытта тикшерү материаллары административ хокук бозулар турындагы эш буенча җитештерү стадиясендә.