23 660 сумлык 243,03 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре легаль булмаган әйләнештән алынды

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьне карап тикшерү кысаларында озату документларыннан башка, яраклылык вакыты чыккан, шулай ук БДАМСта теркәмичә генә алкогольле продукцияне, аерым алганда сыраны ваклап сату фактын билгеләде. 23 660 сумлык 243,03 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре легаль булмаган әйләнештән алынды.

Ачыкланган хокук бозулар буенча административ тикшерү үткәрелә. Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International