Әтнә районы Түбән Көек авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, халыкның хокукый белемен арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Әтнә районы Түбән Көек авылында гражданнарны кабул итте. Чараны үткәрүнең төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарның белем дәрәҗәсен күтәрү.

Гражданнарны барыннан да бигрәк көнкүреш техникасы, кием-салым, азык-төлек товарлары сатып алу, элемтә чараларын ремонтлау һәм башка хезмәтләр күрсәтүгә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды. Шулай ук претензияләр бирү тәртибе һәм срокларына кагылышлы мәсьәләләр дә кузгатылды. Чарада катнашучыларга товар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат алырга, төрле конфликтлы ситуацияләрдә үзеңне яклау хокукы булулары турында сөйләделәр. Шулай ук «Халык контроле» системасы эше турында да искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International