Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре “Казан шәһәренең үзәк базары” ААҖ территориясендә дежурлык үткәрде.
Кулланучыларга кулланучылар хокукларын яклау һәм гамәлдәге законнарны үтәү өлкәсендә белгечләр тарафыннан консультацияләр бирелде.
Тыңлаучылар кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы темалар буенча төп белемнәр алдылар. Алышынырга һәм кире кайтарылырга тиеш булмаган товарлар ассортименты белән таныштылар; форма, габаритлар, фасон, төсе, күләме яки комплектациясе буенча килмәгән товар өчен акчаны кире кайтару таләпләрен канәгатьләндерү срогы белән таныштылар; касса чегы булмаган очракта кулланучы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез булып тормаганын белделәр.
Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.
Сәүдә комплексларында белгечләрнең дежур торуы – сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан проблемалы хәлләрне урынында хәл итүгә китерә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре дежур торулар үткәргәндә кулланучылар почмагын дөрес итеп оештыруга аерым игътибар бирә.