«Иң мөһиме - хезмәт һәм шәхси үрнәк буенча тәрбияләү»

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Һәр кешенең үз язмышы, максаты, тәҗрибәсе һәм тормыш дөреслеге бар. Тик, күрәсең, барысы да бер уртак үзенчәлеккә ия – һәркем җирдә үз эзен калдырырга тели. Кагыйдә буларак, мондый кешеләр кызыклы, максатчан шәхесләр булып тора һәм үрнәк булырлык итеп хезмәт итә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зәй районындагы Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Эльвира Милочкина өчен аның әтисе нәкъ менә шундый үрнәк булып тора.

2020 елның 8 июнендә Сәгыйдулла Рәхим улы Рәхмәтуллин үзенең юбилеен – 80 яшьлеген билгеләп үтте. Эльвира Сәгыйтовна юбилярны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре белән онлайн-очрашу оештырды, кунак үзенең тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Сәгыйдулла Рәхим улы хикәясеннән:

- Мин ТАССРның Мөслим районы Мәсгут авылында туганмын. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Мәсгут авыл клубы мөдире булып эшли башладым. СССР ЭЭМ академиясенең Алабуга мәдәни-агарту училищесын һәм Пермь бүлеген тәмамладым. Хезмәт эшчәнлеген эчке эшләр министрлыгы органнарында 1967 елда Татарстан Республикасы Баулы районы Эчке эшләр бүлегенең ОБХС башлыгы булып башларга туры килде. 1975 елда Зәй шәһәре Эчке эшләр идарәсенә сәяси өлеш буенча начальник урынбасары итеп күчерделәр, бу вазыйфада 1989 елга кадәр эшләп, аннан лаеклы ялга чыктым.

Эчке эшләр органнарында хезмәт итү чорында эшендә ирешкән уңай нәтиҗәләре өчен Сәгыйдулла Рәхим улы «Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Мактау китабына» кертелгән, 1, 2, 3 дәрәҗә «Мактауга лаек хезмәте өчен» медальләре, «Милиция отличнигы», «Почет билгесе» күкрәк билгесе, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 1978 елда СССР Эчке эшләр органнары арасында социалистик ярышларда Зәй шәһәре Эчке эшләр бүлеге коллективы җинаятьләрне ачуда ирешкән уңышлары һәм коллективның көйле эше өчен «СССР ЭЭМ вымпелы» белән бүләкләнгән.

Сәгыйдулла Рәхим улы сөйли:

- Органнарда эшләү беркайчан да җиңел булмады. Җинаятьчеләрне тоткарлаганда яраландым. Әмма органнарда хезмәт итү тормыш мәгънәсе булып тора иде. Күп кенә туганнарым минем эздән китте. Хәзерге вакытта, 80 еллык чикне узып, Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы эшендә, Зәй районының мәдәни-тарихи чараларында актив катнашам.

“Иң мөһим тәрбия – ул хезмәт һәм шәхси үрнәк нигезендә бирелгән тәрбия”, – дип өстәде юбиляр. Һәм бу, чыннан да, шулай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International