Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты катнашында 2020 елның 28 июлендә Чистай муниципаль районы Түбән Кондрата авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан чыгып, авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укулар үткәрде.
Чара авыл җирлеге башлыгы катнашында үткәрелде. Гражданнарны кабул итү барышында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләр дә каралды. Территориаль орган җитәкчесе авыл халкына Татарстан Республикасы кулланучылар базарында дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде. «2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы кыскача бәян ителде. Авыл гражданнарына «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законда кулланыла торган төп төшенчәләр аңлатылды: кулланучы, җитештерүче, башкаручы, сатучы. Закон нигезләмәләрен, претензияләр бирү өлешендә, тиешле сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару тәртибе, күрсәтелгән хезмәттәге җитешсезлекләрне ачыклаганда кулланучылар хокуклары, кулланучылар хокукларын суд тарафыннан яклау өлешендә карап тикшерделәр. Чара ахырында бирелгән сорауларга җаваплар яңгырады.
Семинар-укулар барышында Башкарма комитет хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль закон нормаларын да карадылар.
Чара барышында авыл халкына “Вестник потребителя Татарстана” газетасы һәм буклетлар тапшырылды.