Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Комиссия утырышы булып узды. Комиссия әгъзалары ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең элеккеге дәүләт граждан хезмәткәрләренең коммерция оешмаларында вазыйфалар биләүгә ризалык бирү һәм хезмәткәрнең үз хатынының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү мөмкинлеге булмау турындагы гаризалар карадылар.