Чара барышында сатучыларга һәм сатып алучыларга кулланучылар законнары нигезләре аңлатылды

2020 елның 4 августы, сишәмбе

03.08.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре «Химиклар» мәдәният сараенда оештырылган «Ивановский текстиль» күргәзмә-ярминкәсендә катнаштылар.

Ярминкәдә урын-җир әйберләре, мендәрләр, юрганнар, сөлгеләр, кухня текстиль кирәк-яраклары, бөтен гаилә өчен кулай бәяләрдән трикотаж кием-салым тәкъдим ителгән.

Чара барышында сатучыларга һәм сатып алучыларга кулланучылар законнары нигезләре, претензия бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару һ. б. аңлатылды.

Шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат тупланган басма продукция тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International