Зәркән эшләнмәләрен сату үзенчәлекләре

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Эльвира Милочкина Зәй районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге баш белгече Алия Фәйрушина белән берлектә хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нигезләре буенча консультация чаралары үткәрде.

Әйтик, кыйммәтле металл һәм ташлардан зәркән һәм башка эшләнмәләр сатыла торган кибеттә бу төр товарлар белән сәүдә итү үзенчәлекләре РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләренең 7 бүлегендә бәян ителгән.

Ювелир кибетенең сәүдә залында сатучының теркәү документлары (расланган күчермәләре), сәүдә кагыйдәләре, хезмәт күрсәтүгә прейскурантлар (әгәр хезмәтләр күрсәтелсә) һәркем файдалана алырлык урында тәкъдим ителергә тиеш.

Ювелир эшләнмәләр гарантия срогы билгеләнә торган озак куллану товарларына карый. Гарантия срогы дәвамында сатып алучы ювелир эшләнмәләрен салонга кире кайтарырга хокуклы. Товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сатып алучы үз теләге белән товарны алмаштыруны, сатучы хисабына эшләнмәне ремонтлауны, товарны кире кайтаруны һәм түләнгән сумманы кире алуны таләп итәргә хокуклы.

Әгәр кулланучы зәркән эшләнмәләрен башка сәбәпләр аркасында (тиешле төсе, күләме һ. б.) кире кайтарырга яки алыштырырга карар итсә, бу очракта ювелир кибете таләптән баш тартырга тулы хокуклы. РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары нигезендә, кыйммәтле ташлы, ярым кыйммәтле һәм синтетик ташлардан торган кыйммәтле металлдан тиешле сыйфаттагы эшләнмәләр кире кайтарылырга һәм алмаштырылырга тиеш түгел.

Белгечләр, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 30.11.2009 ел, № 1542 карары белән, дистанцион ысул белән товарларны сату кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә 2019 елның 12 декабреннән кыйммәтле металлдан һәм (яки) кыйммәтле ташлардан зәркән эшләнмәләрен дистанцион ысул белән сату рөхсәт ителә.

Чаралар үткәрү барышында дәүләт структуралары хезмәткәрләре сәүдә объектлары персоналы белән профилактик чараларны, аерым алганда, маскалы режимны һәм сатып алучыларның шәхси саклану чараларын йөртүгә контрольлек итү кирәклеге турында өстәмә инструктаж үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International