– Ике ведомствога хисап тапшырырга кирәк. Бу эшне ничегрәк күз алдына китерергә?
– “Росалкогольрегулирование” форматындагы, тикшерелгән һәм декларантның электрон санлы имзасы салынган декларация, формат-логик контрольлекне узу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан кабул ителү өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең тиешле электрон почта адресларына җибәрелә.
Кабул итү нәтиҗәләре буенча декларантка декларациясенең кабул ителүе турында (яки кабул итүдән баш тарту турында) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең электрон санлы имзасы белән хәбәр җибәрелә. Декларация күчермәсе бер тәүлек эчендә “Росалкогольрегулирование” порталындагы шәхси кабинет аша “Росалкогольрегулирование”гә җибәрелә.