Сәүдә өлкәсендә пропагандалау дәвам итә

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

ТР Әтнә муниципаль районының Күлле-Кими авылында урнашкан И.М. Миллизянов ИП сәүдә объектында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатучылар өчен укыту семинары үткәрелде.

Чараның максатчан юнәлеше - сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләрен, азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында, «Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында» 02.01.2000 ел, № 29-ФЗ Федераль закон нигезендә билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәвен узган норматив документлар таләпләренә туры китереп җиткерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International