Коррупция белән бәйле җинаятьләрнең күпчелеге бюджет акчаларын үзләштергәндә, шулай ук сәүдә оештырганда, милек белән идарә иткәндә, контроль-ревизия һәм хокук саклау эшчәнлеге вакытында ачыкланган, дип хәбәр итте Генераль прокуратура.
2019 елда коррупцион җинаятьчелек дәрәҗәсе 100 мең кешегә 21,1 хокук бозу тәшкил иткән (20,8 ел белән чагыштырганда). Бу хакта Генераль прокуратура башлыгы Игорь Краснов докладында әйтелә, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Коррупция белән бәйле җинаятьләрнең күпчелеге бюджет акчаларын үзләштергәндә, шул исәптән максатчан программаларны тормышка ашыруга, шулай ук сәүдә оештырганда, милек белән идарә иткәндә, контроль-ревизия һәм хокук саклау эшчәнлеге һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә ачыкланган.
Генпрокуратура мәгълүматларына караганда, Россиядә Мордовия, Чувашия, Камчатка крае, Архангельск, Брянск, Магадан, Новгород, Оренбург, Саратов һәм Төмән өлкәләре коррупциягә дучар булган. Бу төбәкләрдә җинаятьчелек коэффициенты 100 мең кешегә 26,31 тән 29,68 гә кадәр.
Ингушетия, Хакасия, Алтай краенда, Вологда, Мәскәү, Мурманск һәм Пенза өлкәләрендә, шулай ук Санкт-Петербург, Севастополь һәм Ямал-Ненец автономияле округында ришвәтчелекнең иң аз дәрәҗәсен теркәделәр. Анда тиешле коэффициент 6,41 дән 9,94 кә кадәр тәшкил итә.