"Fix Price» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату буенча семинар-укулар оештырылды

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучыларның аң-белемнәрен арттыру буенча аңлату эшләрен дәвам итеп, 2020 елның 7 августында Алексеевск бистәсендә урнашкан «Fix Price» кибете сатучылары өчен семинар-укулар үткәрде. Чара барышында сатучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының (алга таба - Закон) һәм РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләренең төп нигезләмәләре аңлатылды.

Чарада катнашучыларны закон белән җайга салына торган мәсьәләләр, мәсәлән, товарга гарантияле сроклар, тиешле һәм сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару, товарга экспертиза үткәрү тәртибе һ.б. кызыксындырды.

Чара ахырында очрашуда катнашучыларның барысына да кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темалар буенча буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International