Уку елы башланыр алдыннан канцелярия кибетендә аңлату әңгәмәсе үткәрелде

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Уку елы башланырга ике атна кала җанлы хәрәкәт башлана. Канцелярия кирәк-яракларына ихтыяҗ яңа уку елы якынлашу белән бәйле. Әти-әниләр, әлбәттә, моны аңлап, июль яки август башында кирәкле әйберне сатып алып, үз балаларын укуга әзерләргә тырышалар. Ажиотаж канцелярия кирәк-яраклары тирәсендә генә түгел, дәреслекләр, решебниклар, контур карта һәм атласлар, эш дәфтәрләре, портфельләр, сумкалар тирәсендә дә барлыкка килә.

2020 елның 7 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшмәкәр Р.Ш. Зыятдинова һәм «Комфорт» кибете сатучысы белән аңлату әңгәмәсе үткәрде. Әңгәмә барышында катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре һәм нормалары, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды, шулай ук тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге белән таныштырылды. Әлеге исемлеккә (14 п.) вакытлы булмаган басмалар: китаплар, брошюралар, альбомнар, картографик һәм ноталы басмалар, календарьлар, буклетлар, техник мәгълүмат чыганакларында урын алган басмалар керә.

Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмати буклетлар тарату белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International