Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның аерым төрләрен сатканда сатып алучылар һәм сатучылар арасында мөнәсәбәтләр "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Россия Федерациясе Законы нигезендә эшләнгән товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре җайга сала. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сату белән шөгыльләнүче Камалеева Г.Д. шәхси эшмәкәрнең сәүдә объектында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ законын аңлатып, сатучылар һәм эшмәкәр өчен укулар үткәрде.
Чараның төп юнәлеше - сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләрен, азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында, «Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында»гы 02.01.2000 ел, № 29-ФЗ Федераль закон нигезендә билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәвен узган норматив документлар таләпләренә туры китереп җиткерү. Чарада катнашучылар сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләр билгеләү кагыйдәләре, оешма элмә такталары һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат, алкогольле продукцияне сату кагыйдәләре турында киңәшләштеләр.
Сатучыларның игътибары аеруча сатылучы товарларның яраклылык вакыты буенча контрольне көчәйтүгә һәм саклау шартларын үтәүгә юнәлтелде.
Чара ахырында товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды.