Александровка авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

2020 елның 12 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И. Егорова Лаеш муниципаль районының Александровка авыл җирлеге халкы белән очрашты.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр бирелде:

* техник яктан катлаулы товарлар сатып алу турында;

* таләпләр кую сроклары турында;

* җиһаз ясау һәм китерү заказларын үтәү срокларын бозу;

• сыйфатлы товарларны кире кайтару сроклары турында;

• сыйфатсыз товарларга, шул исәптән азык-төлеккә дә, таләпләр кую сроклары турында.

Гражданнарга өстәмә рәвештә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды.

Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы начальнигы әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде.

Аларга товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве, ышанычлы үлчәү җиһазларының кирәклеге турында нинди документлар белән раслануы турында аңлатылды.

Һәр этапта агарту эше чараларда катнашучыларга кулланучылар базары өлкәсендә күп кенә мәсьәләләрне ачучы мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя Таарстана» газетасы тарату белән тәмамланды.

Күчмә кабул итүләр вакытында кулланучылар белән мондый очрашуларның форматы инде традициягә әверелде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк. Алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International