11 августта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре Мөслим авылында «Белый кремль» сыра кайнату заводы вәкилләре һәм хуҗалык итүче субъектлар белән Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге баш белгече Кәримова Л. М. катнашында очрашу оештырды.
Мәсьәләләрне уртак хәл итү барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре турында фикер алышынды, яраклылык вакыты чыккан товарны сатуга яки саклау вакыты һәм куллану вакыты турында мәгълүмат булмаган продукцияне сатуга басым ясалды.
Очрашу барышында бирелгән барлык сорауларга да аңлатмалар бирелде.