Еш кына телдән консультацияләр барышында, кулланучылар сыйфатлы товарларны кире кайтару турында сорау бирәләр.
Күпләр бер санны истә калдырырга күнеккән - 14 көн. Һәм, “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законы кысаларында, аны еш кына барлык очракларда да кулланалар.
Әмма алмаштырырга ярамый яки кире кайтарылмый торган товарларның тулы исемлеге бар.
Техник яктан катлаулы товарның нәрсә икәнен аңлатасы килә. РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган товар техник яктан катлаулы дип таныла, аларга карата кулланучының аларны алыштыру турындагы таләпләре товарларда җитешсезлекләр ачыкланган очракта гына канәгатьләндерелергә тиеш. Мондый товарларны кирәкле модель булмаган өчен, төсе, күләме туры килмәгән өчен генә кире кайтарып яки алмаштарып булмый. Бары тик товарда җитешсезлекләр ачыкланганда гына, 15 көн дәвамында товарны кире кайтарып, түләнгән акчаны таләп итәргә мөмкин.
Кечкенә генә «әмма» бар. Бу вакытта сез тиеш язма рәвештә сатучыга үзегезнең таләбегезне хәбәр итәргә тиешсез. Кулланучыларның моны белмәвеннән еш кына техник яктан катлаулы товар сатучылар оста файдалана: алар акчаны кире кайтарачаклар, ләкин товарны тикшергәннән соң. Әгәр сез товар алыштыруны таләп итәсез икән, тикшерү 20 көн дәвам итәчәк, әгәр акчаны кире кайтаруны таләп итсәгез, сатучы 10 көн вакытка сыешырга тиеш.
Барлык сораулар буенча Арча территориаль органы хезмәткәрләренә 884366 3-28-93, 884368 2-44-03 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.