Ветеринария өлкәсендә кулланылырга тиешле дезинфекцияләү чарасын сату факты ачыкланган

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату эшчәнлеген гамәлгә ашыручы юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең контрольлек чараларын үткәрүне дәвам итә.

Кибеттә һәрберсе 60 сумнан 12 флакон «Стопсет» ветеринария билгеләнешендәге дезинфекция чарасын сату факты ачыкланды. Сатучы сүзләренә караганда, ул әлеге продукцияне җитәкчесе кушуы буенча сата. Әлеге товар витринага куелмаган, сәүдә объекты хезмәткәре аларны киштә астыннан сата, ул тиешенчә рәсмиләштерелгән бәяләрдән һәм кирәкле товар озату документларыннан башка гына алып килгән. Административ хокук бозу турындагы эшне дөрес хәл итү өчен әлеге спиртлы сыеклык салынган флаконнар экспертизага җибәреләчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер шәхси эшмәкәрләр, ветеринария өчен дезинфекция чарасы буларак, этил спиртын ваклап саталар. 171-ФЗ номерлы Федераль законның 26 статьясындагы 1 пункты нигезендә, этил спиртын ваклап сату, даруханә оешмалары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган фармакопей статьялары буенча гына түгел, тыела. Мондый гамәлләр РФ КоАП 14.16 статьясындагы 1 өлешендә каралган административ хокук бозу составының объектив ягын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International