Тагын шул “Витарус!”

2013 елның 8 феврале, җомга
Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Казан ш. Совет районының “Витарус” кием-салым базарында асылда атна саен диярлек сәнәгать товарларын кулланучылар һәм сатучылар өчен чаралар үткәреп килә.
Февраль ае башында әлеге базарда дежур торуларның чираттагы булды. Аның барышында аяк киеме һәм кием-салым сатучыларга һәм кулланучыларга Аерым товарлар төрләрен сату кагыйдәләренең, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законының, “Ваклап сату базарлары турында” Федераль законның нигезләмәләре аңлатылды, консультацияләр бирелде.
Әлеге кием-салым базарында сәүдә урыннарының бик күп булуы сәбәпле, кулланучылар еш кына сатып алынган товарларын алыштырырга яки кире тапшырырга ниятләгәндә, аларны кайсы урыннан алганнарын искә төшерә алмыйча аптырыйлар. Сатучыларга исә шул гына кирәк: алар сатып алучыларның югалып калганнарын күреп, сыйфатсыз товарның үзләренеке булуын танымыйча, аны башкасына алыштырудан яисә кире алудан катгый төстә баш тарталар. Шуңа күрә әңгәмәләр үткәргәндә сатучыларга хосусый эшмәкәрнең атамасы, сәүдә урыны номеры һәм башка мәҗбүри мәгълүматлар (сатучы исеме һәм товар атамасы, сату датасы һәм товар бәясе, сатуны турыдан-туры хәл иткән зат исеме һәм имзасы) күрсәтелгән товар чегын рәсмиләштерү, ә кулланучыларга товар сатып алганда чек таләп итү зарурилыгы аңлатыла.
 Шуңа да карамастан, сатып алучы бер ханым тагын шул иске “тырмага” баскан шул. Базардан сатып алынган тунының җөйләре бер-ике көннән соң аерыла башлагач кына ханым сатучы яныннан товар чегы алмыйча киткәнен искә төшергән. Кулланучы сәүдә урынын авырлык белән генә тапкан-табуын. Әмма сатучы бу ханымның икеләнеп торуын күреп, товар – минеке түгел, каян алган булсагыз – шунда илтеп бирегез, дип кулланучыны төп башына утыртып калдырмакчы булган.
Килеп туган хәлләргә Казан территориаль органы хезмәткәренең базарда дежур торган хезмәткәренә тыкшынырга туры килде. Шулай итеп, сыйфатсыз тун акчасын кире кайтарып бирү мәсьәләсе уңай хәл ителде. Базар администрациясе ярдәмендә әлеге сәүдә урынын арендага алган хосусый эшмәкәрнең кем булуы билгеләнеп, аңа сыйфатсыз товар сатып алу очрагында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнар һәм сатып алучының хокуклары аңлатылды. Эшмәкәр үзенең товарыннан баш тартып маташмады: хәлләрнең катлауланырга мөмкин икәнен бик вакытлы аңлап алды. Кулланучы сатучыга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законга сылтамалар белән язмача мөрәҗәгать иткән һәм товар сатып алуын раслаучы документка (товар чегы) ия булган очракта, әлеге проблеманы мөстәкыйль дә хәл иткән булыр иде югыйсә.
Хәер, бу көнне урынсызга үз хокукларын даулап йөрүчеләр дә табылды. Әйтик, бер сатып алучы сыйфатлы пуховигын алыштыруын таләп итеп, сатучының бәгыренә төште (мондый очрак өчен законда билгеләнгән ике атна вакыт инде узган булуга карамастан); икенчесе, имеш, үлчәме туры килми, дип, киелгән аяк киемен сатучыга кире бирергә азапланды. Бу очракларда, тиешенчә аңлатылып, кулланучыларның оятсызлык күрсәтү омтылышларына аяк чалынды.
Товар турында мәгълүматның булмавы белән бәйле тагын ике мәсьәлә хәл ителде, шулай ук күп кенә консультацияләр бирелде.
Тулаем алганда, югарыда тасвирлап үтелгән базарда дежурлык итү кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сатып алучыларның да, эшмәкәрләрнең дә аң-белемнәрен арттыруга ярдәм итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International