Лениногорск шәһәрендә традицион Ишегалды бәйрәмнәре башланды. 11 августта Әлмәт территориаль органының контроль-инспекция бүлеге белгече Н.В. Платонова әлеге микрорайонда яшәүчеләр өчен оештырылган ишегалды бәйрәмендә катнашты.
Бәйрәмнең рәсми өлешендә Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул кыскача шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде, барысына да яхшы кәеф теләде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды, микрорайонның актив кешеләренә бүләкләр тапшырылды.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында микрорайонның булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Аларны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тапшырды. Халыкка концерт ошады, ә яшь лениногорскилыларга балалар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән иде.
Бәйрәмдә шәһәрнең коммуналь һәм социаль хезмәтләре вәкилләре дә катнашты. Теркәлү өстәле эшләде, анда теләүчеләр үзләренең гозерләрен һәм теләкләрен калдыра алдылар.
Әлмәт территориаль органы белгече кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый аң-белемнәрен формалаштыру максатыннан мәктәп укучылары һәм өлкән буын кешеләре өчен чара үткәрде. Алар кулланучыларның хокуклары һәм бурычлары, кулланучыларның аерым таләпләрен канәгатьләндерү сроклары турында мәгълүмат белән таныштылар, шулай ук тормыштагы конфликтлы хәлләр дә каралды. Соңыннан кулланучылар хокукларын яклау буенча белешмәлекләр һәм мәгълүмати материаллар тапшырылды.