Чара барышында гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар

2020 елның 14 августы, җомга

Күпфункцияле үзәк - һәр аерым субъект һәм юридик затлар өчен уңайлы һәм комфортлы хезмәт күрсәтүче оешма, башкача әйткәндә, бу оешма предприятиеләр өчен дә, халык өчен дә муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтә. Шулай ук КФҮ башкарма хакимият органнары һәм гражданнар арасында үзенчәлекле арадашчы булып тора.

2020 елның 13 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Әтнә районы КФҮ филиалы бинасында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча күчмә чара үткәрде. Әлеге чараның максаты-кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча аң-белемнәрен арттыру иде.

Чара барышында гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газеталары номерлары урнаштырылды һәм территориаль органның визиткалары өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International