Күп кенә кулланучылар үз хокукларын белми, аларны ничек якларга кирәклеге турында белемнәре җитәрлек түгел. Моның белән ничек тә булса көрәшү өчен кулланучылар хокукларын яклау турында федераль статуска ия Закон бар. Ул кулланучының һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен җайга сала, шулай ук бу хезмәттәшлектә булган хокукларның асылын җентекләп ачып бирә. Кулланучылар белән эшләү, иң беренче чиратта, аларны агартуга, закон тарафыннан бирелгән хокуклар, гарантияләр һәм яклау ысуллары белән танышуга юнәлдерелергә тиеш.
Шулай итеп, 2020 елның 14 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль – инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов, Саба муниципаль районы Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рафис Сәфәргалиев катнашында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Нырты авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды.
Кабул итү барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды.
Әгәр сезнең кулланучы буларак хокукларыгыз бозылган икән, мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә ашыкмагыз. Закон нечкәлекләрен белмәү уңай нәтиҗә булмауга китерергә мөмкин. Сатучы яки эш башкаручы белән телдән араларны аңлашмагыз, һәм исегездә тотыгыз, закон сезнең якта.