2020 елның 18 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе М.И. Егорова Питрәч муниципаль районының Янсар авыл җирлеге халкы белән очрашты.
Авыл халкы, нигездә, сәүдә өлкәсенә кагылышлы проблемалар буенча консультацияләр алды: сыйфатсыз товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү, товар турында тулы булмаган мәгълүмат бирү, гарантия ремонтын үткәрү вакыты һ.б. шулай ук авыл җирлеге белгечләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде.
Күчмә кабул итүләр вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен мондый очрашулар форматы инде традициягә әверелде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.