Кредитка товарлар сатып алу механизмы бик уңайлы, бигрәк тә товарны монда һәм хәзер үк сатып аласы килсә, ә сатып алу өчен акча җитми. Шул ук вакытта кибетләр кредит бирми, бу хезмәтләр белән кибетләр товарга кредит бирү турында килешүләр төзи торган банклар шөгыльләнә. Бу алыш-бирешнең нәтиҗәсе - банк белән кредит килешүе төзегәннән соң кулланучыга товарны сату.
Әмма “товар гарантия чорында ватылган очракта нишләргә?” дигән сорау туа.
Җитешсезлекләре ачыкланган товарны, акчага сатып алган очрактагы кебек, кибеткә китереп бирү мөмкин түгел, чөнки товар, банкка кредитны түләп бетермичә, сезнең милек булып саналмый. Димәк, банк рөхсәтеннән башка бер эш тә эшли алмыйсыз.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына кредитка телевизор сатып алган сатып алучы мөрәҗәгать итте. Телевизор, кредитны түләп бетергәнче ватылган. Сатып алучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 18 статьясы аңлатылды, шулай ук кибеткә товарның сыйфатына дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә һәм сату-алу килешүен өзүне таләп итәргә тәкъдим ителде. Шул ук вакытта кредит килешүе өзелмәгән очракта, кулланучы кредит буенча ай саен түләүләр кертүне дәвам итәргә тиеш. РФ Граждан кодексының 451 статьясы нигезендә, банктан килешү төзегәндә яклар булган шартларның сизелерлек үзгәрүенә бәйле рәвештә кредит килешүенең өзелүен таләп итәргә кирәк (чөнки банк белән килешү төзегәндә кулланучы сатып алына торган товардан файдалана ала). Барлык хисап язмача башкарылырга тиеш.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 24 статьясы нигезендә, кредитка сатылган сыйфатсыз товарны кире кайтарган очракта, кулланучыга товар өчен түләнгән кредитны кире кайтару көненә түләнгән акчалата сумма кире кайтарыла, шулай ук кредит биргән өчен түләү каплана. Бу очракта кулланучыга банкка түләгән процентлар калачак, әмма монда кулланучы кредит килешүен бозып түләгән штраф санкцияләре кертелми.
Әгәр дә банк судка кадәр тәртиптә кредит килешүен өзсә, кулланучының аның алдында йөкләмәләре тулысынча туктатылган дигән рәсми раслауларны таләп итәргә кирәк.
Күрсәтелгән таләпне ирекле рәвештә канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта, кредит килешүен өзү турында дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Һәр сатып алучыга җаваплы якын килү бик мөһим, чөнки килешүне өзү бик авыр була.