Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2020 елның 19 августында Татарстан Республикасы Әлки районы Базарлы Матак авылында социаль әһәмиятле азык–төлек товарларына бәяләр мониторингы, кулланучылар өчен «Альянс» кибетендә консультация өстәле һәм «Алып Хан» сәүдә йортында дежурлык үткәрделәр.
Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары, законнардагы үзгәрешләр, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре, шулай ук «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы каралды.
Кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган сорауларга тулы җаваплар бирелде.
Сорауларның күпчелеге, гадәттәгечә, сыйфатсыз товарлар сатып алу белән бәйле - акча чараларын кире кайтару тәртибе һәм сроклары, товарларны алыштыру сроклары. Моннан тыш, куелган тәрәзәләрдәге һәм әзерләнгән җиһаздагы җитешсезлекләрне бетерү тәртибе аңлатылды.
Кулланучыларга хокукый белемнәрне арттыру өчен "Вестник потребителя Татарстана” газетасы һәм буклетлар тапшырылды.