Алексей Николаевичның бөтен гомере Татарстан Республикасы белән бәйле: ул Тәтештә туган, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, егерменче гасырның алтмышынчы еллар уртасыннан Биектау районында эшләгән.
Аннары Алексей Николаевич мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгында Идарә башлыгы һәм министр урынбасары булып эшли. 1979-1983 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты бүлек мөдире урынбасары була. Яңа Чишмә районы төзелгәч, Алексей Николаевич Яңа Чишмә районы партия райкомын җитәкли. Сиксәненче еллар уртасыннан туксанынчы елларга кадәр ТАССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары, ТАССР Дәүләт Агропромының җитәкче вазыйфаларында эшли.
1995 елның ноябреннән алып 14 ел дәвамында Алексей Николаевич Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең беренче һәм алыштыргысыз җитәкчесе була.
Алексей Николаевичның хезмәт эшчәнлеге – риясыз хезмәт кую мисалы булып тора, беренче урында – эш, калганнары икенче планда. Алексей Николаевич җәмәгать бурычының югары хисе, хезмәт сөючәнлеге, эшкә максатчанлык, таләпчән һәм шул ук вакытта кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт белән аерылып торды. Алексей Николаевич белән эшләргә һәм очрашырга туры килгән һәркем аны талантлы оештыручы, энергияле, белемле белгеч буларак белә.
Республика алкоголь базарындагы хәлне тотрыкландырып, легаль булмаган алкогольгә чик куеп, бүгенге көнгә кадәр дә Россия Федерациясенең бер генә субъектында да аналоглары булмаган эш системасын булдырып, «нульдән» нигез салынган Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе моңа мисал булып тора.
Татарстан Республикасы алдындагы аерым казанышлары, күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Алексей Николаевич ведомство һәм дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде.