2020 елның 21 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе М.И. Егорова Балык Бистәсе муниципаль районы Олы Колга авыл җирлеге халкы белән чираттагы очрашу үткәрде.
Кабул итүгә гражданнар сыйфатсыз товарлар, шул исәптән яраклылык вакыты чыккан азык-төлек товарларын, мәгълүматсыз сатып алу очракларында үз сорауларына җаваплар алу өчен килделәр. Шулай ук акчаларны кире кайтару яки тиешле сыйфаттагы техник яктан катлаулы товарларны алыштыру, заказларны үтәү срокларын бозу, таләпләр кую сроклары, тиешле сыйфаттагы товарларны алыштыру һәм кире кайтару мәсьәләләре, фасон яки габаритлары туры килмәгән товарлар буенча консультацияләр бирелде.
Гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды.
Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы җитәкчесе әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде.
Барлык чараларда катнашучыларга кулланучылар базары өлкәсендә күп кенә мәсьәләләрне ачучы мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тәкъдим ителде.
Шулай ук, кулланучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет - сайты булуы турында да искәртелде, анда претензияләр үрнәкләрен һәм бик күп файдалы, кирәкле мәгълүматны табарга була.