Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре 2020 елның 20 һәм 21 августларында контрольлек чаралары кысаларында дүрт сәүдә объектында ике төрле билгеләнештәге спиртлы продукция сатуда булу фактларын ачыклады. Нәтиҗәдә 57 флакон спиртлы сыекча тартып алынды, аны куллану агулануга китерергә мөмкин, шул исәптән үлем нәтиҗәсе дә. Әлеге объектларда сатылган бер флакон спиртлы сыеклыкның бәясе 60 сум тәшкил иткән. Барлыгы 5,7 литр күләмендә продукция хуҗасыннан алынды.
Әлеге фактлар буенча административ тикшерү алып барыла.