Югары Ослан районында ведомствоара комиссия утырышы узды

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

2020 нче елның 21 нче августында Югары Ослан муниципаль районы территориясендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев рәислегендә Югары Ослан муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Манапова, контроль-хисап бүлеге начальнигы - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы кураторы Татьяна Хәбибуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рифат Сөнгатуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Татьяна Каргина, РФ Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» МБ, Югары Ослан РОСП вәкилләре, “Татмедиа” ААҖнең «Волжская новь» газетасы директоры, Югары Ослан районында «Алкоторг» ҖЧҖ сәүдә вәкилләре һәм сыра буенча супервайзерлар катнашты.

Утырыш кысаларында районның алкоголь базары торышы, шул исәптән республикада җитештерелгән алкогольле продукцияне ваклап сату, алкогольле продукцияне ваклап сату хокукына тиешле лицензияләре булган сәүдә объектларының саны, алкоголь продукциясенә ассортимент һәм бәя кую буенча докладлар тыңланды. Районнар киселешендә ваклап сату буенча җирле базарлардагы вәзгыять торышын бәяләү нәтиҗәләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды; алкогольле продукциягә ассортимент һәм бәя кую, «Алкоторг» ҖЧҖнең алкогольле продукциянең ваклап сату челтәренә, шул исәптән аракы һәм сыра китерү буенча эше, контроль чаралар буенча хәл тикшерелде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе рекомендацияләре буенча карар кабул ителде, аерым алганда: районның сыра базарындагы хәлне яхшырту буенча тиешле чаралар күрү максатыннан, өстәмә рәвештә сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуга анализ ясау, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау, легаль булмаган продукцияне әйләнештән алу буенча хокук саклау һәм контрольлек итүче органнарның эшен көчәйтергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International