“Красноборская дубрава”да кулланучылар белән очрашу оештырылды

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре "Красноборская дубрава"социаль ярдәм үзәге" автоном коммерцияле булмаган оешмада ял итүчеләр белән очрашу үткәрде.  Ул Әгерҗе муниципаль районының Кызыл Бор авылында Кама елгасы ярында урнашкан. Күп еллар бу учреждениедә өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең сәламәтлеген ныгыталар. Биредә аларга медицина һәм социаль-психологик ярдәм күрсәтелә. Социаль ярдәм үзәге өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга тырыша.

Август ае ял итүчеләр өчен бик актив һәм кызыклы булды. Биредә Татарстанның төрле почмакларыннан: Алабуга, Зәй, Яр Чаллы һәм әгерҗелеләр ял итә икән. Очрашуда катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре бүлекләре аңлатылды, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы таратылды. Ял итүчеләр тарафыннан банк хезмәтләре, торак хезмәтләре, азык-төлек товарлары белән сәүдә итү өлкәсендә, даими яшәү урыны буенча санитар, экологик иминлек өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау буенча күпьяклы сораулар бирелде. Кулланучылар базары өлкәсендәге барлык кызыксындырган сорауларга төпле җаваплар бирелде.

Үзәкнең зирәк һәм тәҗрибәле ял итүчеләре белән аралашу уңай тәэсирләр тудырды, чөнки тыңлаучыларыбыз арасында хокукларын яклау өчен, шул исәптән «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша да мөрәҗәгать иткән актив кулланучылар да бар икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International