2020 елның 24 августында, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән үзара бәйләнешсез контрольлек (күзәтчелек) буенча чаралар үткәрүгә биремне үтәү кысаларында, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү буенча мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү юлы белән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре вакыт чикләүләре чорында (ягъни 22.00 сәгатьтән соң) сыра сатуның ике очрагын ачыклады.
Кибетләрнең берсендә, кулланучының әлеге сатучыдан сыра сатып алган аңлатмасы булуга карамастан, гражданинга сыра сату фактын кире какты. Шулай ук ул процессуаль документларны имзалаудан да баш тарткан. Әлеге фактлар буенча РФ КоАП 14.6 ст.3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеләчәк.